Беләзегем-йөзегем (беренче вариант)

Бакчаларда җилләр исә
Чәчәкләргә кагылып.
Шул чәчәкләр арасыннан
Сине эзлим сагынып.

Беләзегем-йөзегем
Киярмен әле үзем.
Ятка бирер ярым түгел
Сөярмен әле үзем.
И, тугайда, тугайда,
Тугайда, куш каенда,
Шулай сагына торгандыр
Мине җаныкаем да.

Сары матур, сары матур,
Сары матур сайласаң.
Тавышларыңнан танырмын (Тавышыңнан таныр идем,)
Кошлар булып сайрасаң.

Беләзегем-йөзегем
Киярмен әле үзем.
Ятка бирер ярым түгел
Сөярмен әле үзем.
И, тугайда, тугайда,
Тугайда, куш каенда,
Шулай сагына торгандыр
Мине җаныкаем да.

Бакчаларга керәсең дә
Гөлләргә үреләсең.
Бер гөлгә, бер сиңа карыйм —
Син матур күренәсең.

Беләзегем-йөзегем
Киярмен әле үзем.
Ятка бирер ярым түгел
Сөярмен әле үзем.
И, тугайда, тугайда,
Тугайда, куш каенда,
Шулай сагына торгандыр
Мине җаныкаем да.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »