Бер күрешеү — үзе бер гомер

Ак юлларым алда,
Әй йөрәгем талма,
Талма инде ярсып кабынып.
Кайтам моңлы илгә,
Туып үскән җиргә
Якын дусларымны сагынып.

Мин канатлы атта,
Уйлар туган якта,
Якыннарым каршы алыгыз.
Уем (җырым) сезнең хакта,
Җырым булмый ятка,
Күңелегезгә аны салыгыз.

Күңелемдә ташкын,
Ашкын йөрәк, ашкын,
Яшьлек җыры чыңлар барыбер.
Узган саен еллар,
Арта сагыш моңнар,
Күрешәек лә дуслар тагы бер.
Бер күрешү — үзе бер гомер!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »