Порт — Артур (икенче вариант)

Порт-Артур дигән таш кала
Күп калага баш кала,
Сары диңгез буйларында (ярларында)
Зур каладан санала.

Ай-һай, Порт-Артур,
Торган идең лә матур.

Дошманнардан аны яклап,
Күп ирләр башын сала;
Ирләр үлә, башын сала,
Бетмәс даннары кала.

Ай-һай, Порт-Артур,
Була идең лә матур.

Порт-Артур тигән калага
Японнар туп аталар.
Аямый дошман, аямый,
Таш каланы ваталар.

Ай-һай, Порт-Артур,
Торган идең лә матур.

Диңгез сулары кызарган,
Өстендә үлек ага;
Ирләр үлә, башын сала,
Балалар ятим кала.

Ай-һай, Порт-Артур,
Була идең лә матур.

Порт-Артур дигән таш кала
Торып калды дошманга,
Куропаткин сатылмаса,
Калмый иде дошманга.

Ай-һай, Порт-Артур,
Торган идең лә матур.

Японнар туп ата икән,
Порт-Артурны вата икән;
Салдат мескен ни хәл итсен,
Яр куенында ята икән.

Ай-һай, Порт-Артур,
Була идең лә матур.

Японнарның атлары,
Бары җирән, күк ала;
Тагы бер ел сугыш булса.
Бу дөнъяда кем кала?

Ай-һай, Порт-Артур,
Торган идең лә матур.

Ат җибәрдем курпыга,
Курпы башын кыркырга,
Ят җирләрдә калырмын, дип,
Газиз башым куркына.

Ай-һай, Порт-Артур,
Була идең лә матур.

Японнар туп атадыр,
Ыраненнар кайталар.
Бересе аяксыз, бересе кулсыз
Кыскырышып яталар.

Ай-һай, Порт-Артур,
Торган идең лә матур.

Ат җибәрдем курпыга,
Курпы башы кыркырга.
Дошман сигез, без өчәүбез,
Нигә аннан куркырга?

Ай-һай, Порт-Артур,
Була идең лә матур.

Порт-Артурның каласы,
Кирпеч белән таш кына.
Порт-Артурның урамында
Гәүдә белән баш кына.

Ай-һай, Порт-Артур,
Торган идең лә матур.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Порт — Артур»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »