Гармун моңы (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Таллар йоклый. Йокыларга талган
Олы-олы йортлар, урамнар.
Сүтелмичә калган агач йортның
Тәрәзендә тонык уты бар.

Өздерептә, өзелептә
Кем моңая анда таңгача?
Гармун уйный берәү җанны өзеп,
Үзебезчә итеп, авылча.

Сүтелер йорт. Аның бүрәнәсе
Утын итеп беркөн ягылыр.
Тик нигездә бисмилладай изге
Гармун моңы сеңгән җыр калыр.

Өздерептә, өзелептә
Кем моңая анда таңгача?
Гармун уйный берәү җанны өзеп,
Үзебезчә итеп, авылча.

Һәр нәрсәнең башы булган кебек
Бар уртасы, бардыр азагы.
Дөнья фани, бар да беркөн сүнә…
Сүнми моңнар — җырлар учагы.

Өздерептә, өзелептә
Кем моңая анда таңгача?
Гармун уйный берәү җанны өзеп,
Үзебезчә итеп, авылча.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.3 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »