Җырларым — хыялларым

Категория: көе һәм сүзләре

Кояшлы, чәчәкле бу якты дөньяга
Кошлар күк җырларга килдем мин.
Офыклар артына, җилләргә ияреп,
Җыр булып очарга телим мин.

Җырларым кабатланыр минем,
Үтсеннәр елларым.
Җырларым — канатларым минем,
Җырларым — хыялларым.

Ашкына күңелем, дәртләнә йөрәгем.
Еракка мәңгелек моң ага
Кайгырам, шатланам, иң олы бәхетем —
Килүем бу җырлы дөньяга.

Җырларым кабатланыр минем,
Үтсеннәр елларым.
Җырларым — канатларым минем,
Җырларым — хыялларым.

Урманнар, болыннар, чишмәләр, елгалар
Җырыма кушылып җырлыйлар.
Тын кала
Галәмнәр сихерле төннәрдә,
Йолдызлар йотлыгып тыңлыйлар.

Җырларым кабатланыр минем,
Үтсеннәр елларым.
Җырларым — канатларым минем,
Җырларым — хыялларым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.4 (11 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »