Гомерләр санаулы

Категория: көе сүзләре

Узган гомер узсын әйдә,
Узганга үкенмик без.
Кайгыларга чыдам булыйк,
Хәсрәттән бөгелмик без.

Күпме генә сорасак та,
Гомерләр бит санаулы.
Берәү дә мәңгегә килми,
Вакытлар бит чамалы.

Кеше өлешенэ керми,
Рәнҗетми яшик әле.
Җылы карашны жәлләми
Елмаеп дәшик әле.

Күпме генә сорасак та,
Гомерләр бит санаулы.
Берәү дә мәңгегә килми,
Вакытлар бит чамалы.

Сонгысын да бүлеп бирер
Дуслар булсын табында.
Тормышыбыз имин булсын,
Бәхет артсын тагын да.

Күпме генә сорасак та,
Гомерләр бит санаулы.
Берәү дә мәңгегә килми,
Вакытлар бит чамалы.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »