Язлар үткәч

Язгы ташкын ярларына кайткан,
Сары сагыш кергән урманга.
Күңелләрдә ташкын, йөрәктә дәрт,
Син булганга, сөю булганга.

Аймылышкан язмышларны узып,
Очраштык без тормыш юлында.
Ләкин бер — беребезгә бирер балдак
Хәзер башкаларның кулында.

Соңга калып кайткан бер асыл кош
Бүген таңнан өзлеп сайрады.
Бу дөнъяның моңга тулган чагы,
Күңелемдә — сөю бәйрәме.

Аймылышкан язмышларны узып
Очраштык без тормыш юлында.
Ләкин бер — беребезгә бирер балдак
Хәзер башкаларның кулында.

Сиңа киләм. Язмыш юлыбызга
Үтәлмәслек киртә корса да.
Бу мәхәббәт үзе бәхет икән
Үкенечтән генә торса да.

Аймылышкан язмышларны узып
Очраштык без тормыш юлында.
Ләкин бер — беребезгә бирер балдак
Хәзер башкаларның кулында.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »