Тик син барда

Тик син барда, барысы шатлык миңа,
Тирә-ягым тулы ямь генә;
Син булмасаң, шушы куанычны
Тоймас идем, бәлки, мәңгегә.

Тик син барда, хыял канатларым
Алга илтә, алда көн чуак,
Ә син юкта — барыр юлларсыз мин,
Кояшлы көн — айсыз төн сымак.

Тик син барда, күңелем — чылтыр чишмә,
Каяларны ярып ашкына;
Син юк икән, бары тымык күл мин,
Ә йөрәгем — мүкле таш кына.

Тик син барда, кечкәй кошчыкмы ни! —
Талпына гел йөрәк җырларга.
Бу дөнъяда бүген яшимендер,
Мин дә бардыр — бары син барга.

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »