Җыр яратам

Җыр яратам, ярсып бер җырласам,
Канатлам, күккә ашам мин.
Туган җиргә шатлык — бәхет яулап,
Ал таң булып, сызылып атам мин.

Җыр яратам, җырда йәшәү сере,
Хезмәт дәрте илһам, могҗиза.
Туган моңнар колагымда чыңлап,
Озатып йөри һәр чак, һәр җирдә.

Җыр җырласам күтәрә алмас авыр
Кайгы — хәсрәтләрем арада.
Йөрәгемдә өмет — шатлык, бәхет
Чаткылары балкып ярала.

Җыр яратам, җырда йәшәү сере,
Хезмәт дәрте илһам, могҗиза.
Туган моңнар колагымда чыңлап,
Озатып йөри һәр чак, һәр җирдә.

Ашкынмаса йөрәк, талпынмаса,
Җырлар тумас иде атлыгып.
Сөюләрем, сөюләрем булмас
Булмас иде яшәү — шатлыгым.

Җыр яратам, җырда йәшәү сере,
Хезмәт дәрте илһам, могҗиза.
Туган моңнар колагымда чыңлап,
Озатып йөри һәр чак, һәр җирдә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »