Ал хисләрнең олысын (Кояшым)

Кояшым булып кабындың
Балкыттың нурларыңны!
Икәү бергә атлыйк әйдә
Бир әле кулларыңны!

Наз тулы күзеңә карыйм да
Тоям күңелең җылысын
Ташкынлы мәхәббәт, бүләгем!
Ал хисләрнең олысын!

Назлы сөю утларында
Яныйк әйдә парлашып!
Сокландырып бар җиһанны
Бар дөньяны шаулатып!

Наз тулы күзеңә карыйм да
Тоям күңелең җылысын
Ташкынлы мәхәббәт, бүләгем!
Ал хисләрнең олысын!

Бакчамдагы чәчәгем син
Мәңге сүнмәс нурым син
Гомер юлын узган чакта
Ходай биргән ярым син!

Наз тулы күзеңә карыйм да
Тоям күңелең җылысын
Ташкынлы мәхәббәт, бүләгем!
Ал хисләрнең олысын!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »