Ә мин кайттым әткәй үткәннәргә

Рәхмәт әйтәм һәрчак әткәй сиңа
Ураганда тормыш сукмагын
Әнкәй белән иңне иңгә куеп
Тәгәрәтәсез сез җир шарын!

Шаян сүзләр балдай телләреңдә
Шаян очкын балкый күзеңдә
Җыерчыклар белән язылгандыр
Гомер юлың нурлы йөзеңдә

Көмеш булып кунган чәчләренә
Әткәемнең узган еллары
Маяк булыр әткәй киңәшләрең
Узар өчен гомер юлларым

Шаян сүзләр балдай телләреңдә
Шаян очкын балкый күзеңдә
Җыерчыклар белән язылгандыр
Гомер юлың нурлы йөзеңдә

Кире кайтып булмый дисәләр дә
Хисләремдә кайтам үткәнгә
Ходай биргән гомерләрне әткәм
Язсын тигезлектә үтәргә

Шаян сүзләр балдай телләреңдә
Шаян очкын балкый күзеңдә
Җыерчыклар белән язылгандыр
Гомер юлың нурлы йөзеңдә

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »