Санамачы елларымны күке!

Сабый чакта тизрәк дәү үсим дип
Түземсезлекләр белән көттем!
Еллар үткәч кенә аңладым мин,
Бала чагым тиз үтеп китте!

Сагыныпмы әллә үткәннәрне
Елларымны санамачы күке!
Күпме генә еллар бирелсә дә,
Барсы да минем үземнеке!

Ераклардан тавыш бирә сыман,
Үсмер чакларның истәлеге,
Искән җилләр, аккан сулар булып
Давыл булып яшьлек тиз үтте!

Сагыныпмы әллә үткәннәрне
Елларымны санамачы күке!
Күпме генә еллар бирелсә дә,
Барсы да минем үземнеке!

Искән җилләр кире кайтмас диеп
Карамаска тырышам артка,
Хәтер үзе кайчак алып кайта
Шаулы, күңелле бала чакка

Сагыныпмы әллә үткәннәрне
Елларымны санамачы күке!
Күпме генә еллар бирелсә дә,
Барсы да минем үземнеке!

Күпме генә еллар бирелсә дә,
Барсы да минем үземнеке!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »