Серле дөнья

Кеше җиргә бәхет эзләп килә
Шатлык белән гомер итәргә
Ходай аңа Олы Юллар бирә
Дуслар бирә бергә үтәргә

Кайчакларда тормыш сынаулары
Үткәргәндә безне иләктән
Серле дөнья сөеп елмая да
Үзе бара безне җитәкләп!

Кояш, нурын, җиргә тигез бүлә
Тигез итеп бирә көнне дә
Бар кешесен ходай тигез күрә
Патшаны да, көтүчене дә!

Кайчакларда тормыш сынаулары
Үткәргәндә безне иләктән
Серле дөнья сөеп елмая да
Үзе бара безне җитәкләп!

Җилләр, давылларда сыгылмаска
Авырлыклар килсә сынмаска
Шуннан да зур бәхет буламы соң
Хыяллар ашканда тормышка?

Кайчакларда тормыш сынаулары
Үткәргәндә безне иләктән
Серле дөнья сөеп елмая да
Үзе бара безне җитәкләп!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »