Гармунчы (беренче вариант)

Нихәл итим, гармунчыбыз
Гашыйк булды үземә;
Гармун уйнарга онытып,
Карап тора күземә.

Дөньясын онытып йөри,
Уйлап гел минем хакта
Кичә гармунын оныткан
Концертка килгән чакта.

Әйтәм инде, иркәм, димен,
Гел мине уйлап йөрмә.
Гел мине уйлап йөреп, син
Концертны өзә күрмә.

Яшь кенә егет булса да
Хәтере юк иркәмнең;
Онытмаса ярар иде
Миңа гашыйк икәнен.

Абау, бәгырем, гармунының
Ялтырый сәдәпләре.
Гармуны да үзе кебек —
Бар сәер гадәтләре,

Кызлар күңелен җилкетеп,
Ялтырап балкып тора.
Эчендә магниты бардыр,
Үзенә тартып тора.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.1 (21 голос)
« »