Әйтеләсе сүзләр бар әле

Категория: көе сүзләре

Үпкәләмә еллар үткәнгә
Ярты гомер үтеп киткәнгә
Үпкәләмә көзгеләргә карап
Чәчләргә кыраулар төшкәнгә

Алда әле алда яшисе
Язларның килгәнен көтәсе
Язгы ташкыннарны бар күрәсе
Тургайлар сайравын ишетәсе

Бар әле тауларга менәсе
Бар әле диңгезләр кичәсе
Бар әле йомгаклар сүтеләсе
Бар әле сукмаклар үтәсе

Алда әле алда яшисе
Язларның килгәнен көтәсе
Язгы ташкыннарны бар күрәсе
Тургайлар сайравын ишетәсе

Әйтеләсе сүзләр күп әле
Күңелләрдә моңнар күп әле
Дуслар белән бергә кич утырып
Җырланасы җырлар күп әле

Алда әле алда яшисе
Язларның килгәнен көтәсе
Язгы ташкыннарны бар күрәсе
Тургайлар сайравын ишетәсе

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »