Яннарыма кил әле

Күзләремә карыйсың
Анда ниләр саныйсың
Тылыйсың да ишетмисең
Әллә ниләр уйлыйсың.
Яннарыма кил әле
Кулларыңны бир әле
Башкалар белә алмаган
Серләремне бел әле!

Күкләрдә очарсыңмы,
Диңгезләр кичәрсеңме;
Бик сагындым бәгыркәем
Чакырсам киләрсеңме?
Яннарыма кил әле
Кулларыңны бир әле
Башкалар белә алмаган
Серләремне бел әле!

Чишмәгә төшәрсеңме,
Суларын әчәрсеңме,
Җилләр булып битләремә
Кагылып үтәрсеңме?
Яннарыма кил әле
Кулларыңны бир әле
Башкалар белә алмаган
Серләремне бел әле!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »