Мәңгелек ут булып яндыгыз

Категория: көе сүзләре

Яу кырына чыгып киткән чакта
Тезелешеп китеп бардыгыз,
Шул китүдән кайта алмадыгыз
Хәбәр булып кайтты даныгыз.

Кайтмадыгыз, туган бусагадан
Яу кырыны киткән оланнар,
Бер минутлык тынлык иглан иткәч
Җилләр исми тынып торалар!

Ничә еллар алма кебек кызлар
Яу кырыннан сезне көттеләр
Кайтыр юлыгызны күзли— күзли
Күз яшләрен үксеп түктеләр.

Кайтмадыгыз, туган бусагадан
Яу кырыны киткән оланнар,
Бер минутлык тынлык иглан иткәч
Очар кошлар очмый торалар!

Илләребез имин булсын өчен
Яу кырында ятып калдыгыз,
Һәйкәл булып торып бастыгыз да
Мәңгелек ут булып яндыгыз!

Кайтмадыгыз, туган бусагадан
Яу кырыны киткән оланнар,
Бер минутлык тынлык иглан иткәч
Гөлләр дә бит үсми торалар

Җилләр дә бит исми торалар,
Очар кошлар очмый торалар,
Гөлләр дә бит үсми торалар!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »