Мин куанам (беренче вариант)

Мин куанам: туганыма,
Чыкка бит юганыма,
Торганыма, ятканыма,
Яңыдан таң атканына.

Мин куанам: җил искәнгә,
Агачлар һәм гөл үскәнгә,
Сандугачны тыңлауыма,
Җирдә моңнар тынмауына.

Мин куанам: туган җиргә,
Җандай күргән туган илгә,
Аның бетмәс күәтенә,
Иң-иң изге ниятенә.

Мин кыуанам: кешеләргә —
Җир яшәтер ишеләргә.
Олы сугыш юклыгына,
Халыкларның ныклыгына.
Бөтенесенә мин юанам,
Бөтенесенә мин куанам,
Таңда куанып уянам.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »