Асылъяр (икенче вариант)

Әйдә киттек (барыйкчы) сахраларга, сахраларга,
Гөлләр араларына, Асылъяр.
Матур яр, гүзәлем,
Өзелә лә үзәгем.

Безнең хәзер тиң чагыбыз, тиң чагыбыз
Былбыл балаларына, Асылъяр.
Матур яр, гүзәлем,
Күрми ничек түзәрмен.

Аклы ситса күлмәгеңне, күлмәгеңне
Агыйделдәй озынмы Асылъяр?
Матур яр, аппагым
Ни теләгең бар тагын?

Кашың кара, йөзләрең ак, йөзләрең ак,
Айлы кичтә тудыңмы, Асылъяр?
Матур яр, кошкаем
Сагынам сине көн саен.
Асылъяр, кошкаем
Сагынам сине көн саен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »