Вакыт (икенче вариант)

Вакыт толымнарын үрәм, сүтәм,
Кыш-язларны көтәм һәр вакыт.
Кышларымны гына, язларымны гына,
Җәйләремне булмый туктатып.
Вакытларны булмый туктатып.

Карашларың кагылып-кагылып китә,
Күзләремне яшерәм һәр вакыт.
Үкенерсең әле, сагынырсың әле,
Вакытларны булмый туктатып.

Без мәңгегә килмәгәнбез,
Безнең гомер — үзе бер вакыт.
Бер-беребезнең кадерләрен белик әле,
Вакытларны булмый туктатып.

Варианты песни

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »