Сагынырсың әле Дим буйларын

Категория: көе сүзләре

Дим ярыннан үрелеп әрем өздем,
Әрем әрем инде, әче — түз.
Күпме назлы сүзләр йөрәгемдә,
Иреннәрдә генә әрем сүз.

Сагынырсың әле Дим ярларын,
Саргаерсың әле сагыштан.
Ярда учак эзе хәзер дә исән,
Уза алмассың әле язмыштан.

Әйдә , ела сыенып талларына,
Дим үзе дә бүген бер моңлы сүз.
Моңлы сүзләремне салдым Димгә,
Киссең бәгереңне әрем сүз.

Сагынырсың әле Дим ярларын,
Саргаерсың әле сагыштан.
Димдә — төнбоеклар, хәзер дә үсә,
Уза алмассың әле язмыштан.

Бер кайтырсың әле Дим буена,
Үзеңнеке бит ул, һаман үз.
Ялгыз шәүләң суда тирбәлгәндә,
Дим пышлдар сиңа нинди сүз?

Сагынырсың әле Дим ярларын,
Саргаерсың әле сагыштан.
Ярга сыенып, елый бер карлыгач,
Уза алмассың әле язмыштан.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »