Гомер (өченче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Бу гомерләр, сиздермичә,
Үтә дә китә икән.
Аның (әгәр) кадерен белмәсәң
Үкенеч була икән.

Кайда калдың бала чагым,
Кайда яшьлек елларым?
Күпме генә сагынсаң да
Булмый икән (кире) кайтарып.

Гомер бит ул — бер бирелә,
Гомер бит ул — бер генә.
Кабатланмас чакларыңның
Кадерләрен бел генә.

Кайда калдың бала чагым,
Кайда яшьлек елларым?
Күпме генә сагынсаң да
Булмый кире кайтарып.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »