Ашыгыгыз (беренче вариант)

Ашыгыгыз, ашыгыгыз
Шәфкатьлек күрсәтергә,
Рәнҗетмәгез әнкәйләрне,
Хатаны төзәтергә.

Тормыш бит ул, ишек сымак,
Кердең, чыктың, гомерләр юк,
Ашыгып үтә сукмаклары,
Май шәмендәй тиз сүнә.

Үкенүләр ялмамасын
Бусагага җиткәндә,
Риза булсын әткәй-әнкәй
Дөнъялардан киткәндә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »