Биюче кызга

Мәрҗән тезгән кашмауыңа
Тәңкәләрен кем таккан?
Ниләр көйли биегәндә
Кара да көмеш алкаң?

Эх, беләсеңме үзең
Ыруыңны, тамгаңны?
Кемнәр генә сиңа карап
Йөрәккәе янганны?

Түшләреңдә чулпыларың
Нур бөркә әйләнгәндә.
Дәү әниең көен көйли
Көмеш тә генә тәңкә.

Эх, беләсеңме үзең
Ыруыңны, тамгаңны?
Кемнәр генә сиңа карап
Йөрәккәе янганны?

Собханалла, толымыңа
Берүк күзләр тимәсен.
Кыйгач кашың — кыйпылчык ай,
Бу кызны кем сөймәсен?

Эх, беләсеңме үзең
Ыруыңны, тамгаңны?
Кемнәр генә сиңа карап
Йөрәккәе янганны?

Син чибәрсең, сылукаем,
Чит илнең кызларыннан.
Кайгырма, син биегәндә
Читегең тузганына.

Эх, беләсеңме үзең
Ыруыңны, тамгаңны?
Кемнәр генә сиңа карап
Йөрәккәе янганны?

Биегәндә мәрҗәннәрең
Җем-җем итеп ялтырый.
Чулпыларың, тәңкәләрең
Такмак итеп чылтырый.

Эх, беләсеңме үзең
Ыруыңны, тамгаңны?
Кемнәр генә сиңа карап
Йөрәккәе янганны?

Тәңкә сылу Урал кызы
Наз сирпелә көлгәндә.
Ата-баба йолаларын
Алып килдеңме әллә?

Эх, беләсеңме үзең
Ыруыңны, тамгаңны?
Кемнәр генә сиңа карап
Йөрәккәе янганны?

Ай-һай, кемнәр генә карамый,
Ай-һай, йөрәкләре янганчы.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »