Гармун уйный да уйный

Гармун телләренә салам
Йөрәгемнең моңнарын.
Алар урап кире кайтыр
Яшьлегемнең елларын.

Бармакларым көйләр сайлый,
Түгелә сагышларым.
Шул моңнардан ишетәм мин,
Чакыру тавышларын.

Онытырга тырышсам да
Иң сагышлы ул җырны.
Гармун уйный да уйный
Күңелдә (яшьлектә) калган җырны.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар « »