Дуслар белән

Категория: көе сүзләре

Шатлыкларны тыныч каршыладым,
Кайгыларны яшьсез күтәрдем.
Яннарымда дуслар булгангамы,
Тоймаганмын еллар үткәнен.

Сизмәгәнмен, көзге җилләр килеп,
Чәчләремә бәсләр сипкәнен.
Аңладым, тик дуслар белән генә
Йөрәгемнең япь-яшь икәнен.

Еллар дулкынында чайкалганда
Сез бар чакта, дуслар, югалмам!
Барысына түзеп булыр сымак,
Ялгызлыкка гына сыдамам.

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар « »