Кырау алды сөю гөлләрен

Кырау алды сөю чәчкәләрен,
Терелерме икән бу гөлләр?
Яшәрергә күпме вакыт кирәк,
Төзәлергә әрнү күңелләр.

Күңлемдәге сөю гөлләремә,
Салкын сулыш өрдең, түзмәдең.
Сулды инде бәхет чәчкәләрем,
Ә син шуны никтер сизмәдең.

Арабызда булган саф сөюне
Тиңли идем гөлле аланга.
Һәр чәчкәсе нурдай балкый иде,
Яшәү көче биреп бу җанга.

Күңлемдәге сөю гөлләремә,
Салкын сулыш өрдең, түзмәдең.
Сулды инде бәхет чәчкәләрем,
Ә син шуны никтер сизмәдең.

Язлар килә гөрләп табигатькә,
Ә гөлләрем никтер яшәрми.
Алдап-алдап мине юатма син,
Үткән белән кеше яшәми.

Күңлемдәге сөю гөлләремә,
Салкын сулыш өрдең, түзмәдең.
Сулды инде бәхет чәчкәләрем,
Ә син шуны никтер сизмәдең.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »