Су буйлап (өченче вариант)

Идел бит ул, тирән бит ул,
Тирән бит ул, киң бит ул (ла).
Караңгы төн, томанлы көн —
Без аерылган көн бит ул.

Идел бит ул, агым бит ул,
Идел диңгезгә китә (лә).
Аккан сулар, искән җилләр
Йөрәгемне җилкетә.

Идел буйларына барсам,
Әйтер идем Иделгә (лә).
Минем кайгыларымны да
Илтеп сал дип, диңгезгә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »