Су буйлап (дүртенче вариант)

Идел буйларында йөрдем
Болыннарын буйладым (шул).
Киткән чакта кул бирмәдем
Күрешербез дип уйладым.

Идел ярларына басып
Карап тордым Иделгә (лә).
Бәлки хәсерәтем китәр
Дулкыннар белән бергә.

Суларларга сусап йөредем
Үзем су буйларында (да).
Гомеремнең буйларында
Булырсың уйларымда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »