Ак каен (бишенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Күңелләргә сөю килгәч, яшәрсен дип язлар саен,
Бергә йөргән тау битенә утырттык без зифа каен.
Килде кышлар җилләр алып, ә мин янып сөя идем,
Шушы каен төбендә син: "Мин башканы сөям", — дидең.

Ак каен, син яшә, карама син безгә,
Йөрәгең саф синең, бирешмә син көзгә.
Ак каен, яшь каен, син үлмә, яшә син,
Синең саф сөюең һәр язда яшәсен.

"Сөям, — дидең син, — башканы", шаулап куйды зифа каен.
"Исәнме", — дип, мин ялгызым киләм аңа һәр кон саен.
Күрдем бүген: яфраклары коелалар безнең эзгә,
Нигә әле, ник саргая — иртә әл салкын көзгә.

Үлә каен, зифа каен. Рәнҗеп китә инде безгә,
"Онытма, — дип, — сөюеңне", карый кебек минем күзгә.
Килер язлар тау битенә, бизәлер ул һәр ел саен,
Тик син генә яшәрмәссең, кичер безне, кичер, каен.

Ак каен, яшь каен, ник бездән китәсең?
Ник мине гомергә син ялгыз итәсең?
Ак каен, рәнҗемә, кичер син, каеным.
Без сөя белмәдек, без бүген аерым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.7 (3 голоса)
« »