Өмет (икенче вариант)

Ялкын булып балкып янабыз
Өмет чаткылары булганда!
Изгелекләр җирдә яшәгәндә
Өмет уты балкып торганда!

Сынауларны җибәрсәң җибәр лә
Өметләрне генә сүндермә!
Эшләнәсе эшләр бар бит әле,
Яшисе бар әле бу җирдә!

Өмет чаткылары— йолдызлар
Балкып янсын тормыш күгендә
Кара болыт җирне капласа да
Өмет калсын йөрәк түрендә!

Сынауларны җибәрсәң җибәр лә
Өметләрне генә сүндермә!
Эшләнәсе эшләр бар бит әле,
Яшисе бар әле бу җирдә!

Якын дуслар ерагайсалар
Ачы җилләр җанны өшетсә
Йөрәкләргә җан җылысын өстәп
Өмет уты безне яшәтә!

Сынауларны җибәрсәң җибәр лә
Өметләрне генә сүндермә!
Эшләнәсе эшләр бар бит әле,
Яшисе бар әле бу җирдә!

Аермачы, берүк аермачы
Аермачы безне өметтән!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »