Йөрәкләр сөюле ялкында

Йолдызлардан бергә нурлар җыйдык,
Түкми-чәчми җанда урадык.
Йолдызлар атылды, дәшмичә санадык-
Пар сөю килсенгә юрадык.

Йолдызлар атыла мәхәббәт хакына.
Югалган йолдызлар без түгел.
Бер балкыш янымда, яктыра тагын да
Эретә, күңел бит боз түгел.

Ай безнең вәгъдәбез шаһиты торганда
Бәйләдек гомерлек хисләрне.
Аерса да безне үтелгән чакрымнар,
Сүрелмәс сөю-дәрт гомергә җитә әле.

Йолдызлар атыла мәхәббәт хакына.
Югалган йолдызлар без түгел.
Бер балкыш янымда, яктыра тагын да
Эретә, күңел бит боз түгел.

Мәхәббәт ялкында үткәннәр чатында,
Йолдызлар, Аебыз чакыра.
Йөрәкләр-йөрәктә, теләкләр-теләктә,
Без бүген гомерлек сөюле ялкында.

Йолдызлар атыла мәхәббәт хакына.
Югалган йолдызлар без түгел.
Бер балкыш янымда, яктыра тагын да
Эретә, күңел бит боз түгел.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »