Әллә күрешәбез, әллә юк (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Башка төшкән кайгы-шатлыкларны
Әллә бүлешәбез, әллә юк.
Озат мине, озат, кайта алмам озак,
Әллә күрешәбез, әллә юк.

Яшлектәге якты хыялларга
Әллә ирешәбез, әллә юк.
Юллар көтә алда, Үрләр көтә анда.
Әллә күрешәбез, әллә юк.

Безгә төшкән кырыс язмыш белән
Әллә килешәбез, әллә юк.
Кулда җылың кала, күңел моңга тула,
Әллә күрешәбез, әллә юк.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »