Чын дустым

Категория: көе сүзләре

Кыен чакларымны хәбәр итмәсәм дә,
Үзе белеп килә чын дустым,
Ихластан сөенә хәлләрем яхшыга,
Үз итә ул мине чын дустым.

Киңәше акыллы иң якын дустымның,
Рәхмәт сиңа, рәхмәт, чын дустым,
Яхшыны-яманны, барын да аңлыйсың,
Ярый әле син бар, чын дустым.

Җиңеп кайгыларны бергәләшеп кенә,
Аралашып яшик һаман да.
Тарсынмыйм дөньяны, ниләр кичерсәм дә,
Якын дустым янда булганда.

Мин бәхетсез димим, бу дөньяның
Әле гүзәллеген күрә алганда.
Мин ялгыз да димим, гел шатланып яшим
Ышанычлы дуслар янында.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (3 голоса)
« »