Туган көн (җиденче вариант)

Категория: көе сүзләре

Умырзая кар астыннан чыгып,
Буен суза язгы кояшка.
Шул чәчәктәй үзең җирне бизә,
Бәхет булсын сиңа юлдашка.

Бүген туган көнең, балкый йөзең.
Гөлләр янында син гел генә.
Нурдай балкып ялкын чәчә күзең,
Чибәрләрдән-чибәр син генә.

Истәлеккә бүләк итәм сиңа
Язгы таңның сүнмәс яктысын.
Телимен мин: тау чишмәсе сымак
Ургып торсын һәр чак шатлыгың.

Бүген туган көнең, балкый йөзең.
Гөлләр янында син гел генә.
Нурдай балкып ялкын чәчә күзең,
Чибәрләрдән-чибәр син генә.

Күңелеңдә нинди серле уй бар,
Кабул булса иде теләгең.
Гомер озынлыгын бергә санап
Бергә типсен иде йөрәгең.

Бүген туган көнең, балкый йөзең.
Гөлләр янында син гел генә.
Нурдай балкып ялкын чәчә күзең,
Чибәрләрдән-чибәр син генә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »