Мөнирәм

Категория: көе сүзләре

Яшьлегемә ямь бирә
Җан бизәгем, Мөнирәм.
Бер көн генә торми торсам
Саргаерга өлгерәм.
Әй, сыулым, Мөнирәм!
Кочак-кочак гөл бирәм.
Күзләремә бер кара син
Назларыңа тилмерәм.

Мөнирәм, Мөнирәм,
Җан бизәгем, Мөнирәм!
Мөнирәм, Мөнирәм,
Яшьлегемә ямь бирә.

Яшәүемә җан бирә
Җан үзәгем, Мөнирәм.
Сабырлыгым җуела да
Яннарыңа йөгерәм.
Әй, сыулуым, Мөнирәм!
Кочак-кочак гөл бирәм.
Күзләремә бер кара син
Назларыңа тилмерәм.

Мөнирәм, Мөнирәм,
Җан үзәгем, Мөнирәм!
Мөнирәм, Мөнирәм,
Яшәүемә җан бирә.

Җырларыма моң бирә
Җан гүзәлем, Мөнирәм.
Аны хыял күлләрендә
Гомер буе йөздерәм.
Әй, сыулуым, Мөнирәм!
Кочак-кочак гөл бирәм.
Күзләремә бер кара син
Назларыңа тилмерәм.

Мөнирәм, Мөнирәм,
Җан бизәгем, Мөнирәм!
Мөнирәм, Мөнирәм,
Җырларыма моң бирә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »