Туктатыгыз сугышларны

Солдатларның аналары,
Солдатларның аталары, —
Үстермәдек сугыш өчен балаларны.
Ут эченә керәм, диеп.
Мин үтерәм, кырам, диеп,
Язмышларын әллә алар сайлаганмы?

Туктатыгыз атышларны,
Аналарның сагышларын,
Ишетегез җир шарының
Аһ — зарларын!
Күр син дөнья афәтләрен,
Кешеләрнең нәфрәтләрен,
Төзәтелмәс, кан саркыган
Яраларын!

Автоматлар кулларында,
Сугыш кына уйларында.
Дошман булыр туганына
Икеләнми.
Кабызып ут — нәфрәт кенә,
Яп-яшь кенә егетләрне
Керетеп сугыш дәһшәтенә
Ил көчләнми!

Туктатыгыз атышларны,
Аналарның сагышларын,
Ишетегез җир шарының
Аһ — зарларын!
Күр син дөнья афәтләрен,
Кешеләрнең нәфрәтләрен,
Төзәтелмәс, кан саркыган
Яраларын!

Күзләремне йокы алмый,
Таңнарымда керфек какмый
Көтеп алам газапланып
Көннәремне.
Кайда үлем,кайда сугыш,
Өзелгән җыр,зарлы язмыш, —
Очсыз уйлар, ачы сагыш
Иңнәремдә.

Туктатыгыз атышларны,
Аналарның сагышларын,
Ишетегез җир шарының
Аһ — зарларын!
Күр син дөнья афәтләрен,
Кешеләрнең нәфрәтләрен,
Төзәтелмәс, кан саркыган
Яраларын!

Кемгә кирәк? Кемгә файда?
Ил язмышын кемнәр сайлап
Ача җирдә сугыш уты
Бертуктамый!?
Өзеп җавапсыз уйларын,
Саклап бердәнбер улкаен.
Ана таңда дога укый
Керфек какмый…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.7 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »