Туган кирәк!

Булмый унап машина да
Берүзем.
Күрүче юк, ишетүче
Бер сүзем!
Ничек мәктәпкә йөрермен
Берүзем?
Кызыга туганлыларга
Гел күзем.

Кирәк миңа туганым!
Алып кайтып бирче,әнкәй,
Алып кайтып бирче,әткәй,
Уйный белә торганын!
(Бергә яши торганын!)

Көлешеп уйный урамда
туганнар,
Комнар өеп,шәхәр төзеп
куйганнар.
Куышалар,атыналар
тагында,
Тик мин ялгыз алар уен корганда.

Кирәк миңа туганым!
Алып кайтып бирче,әнкәй,
Алып кайтып бирче,әткәй,
Уйный белә торганын!
(Бергә яши торганын!)

Ничек дөньяда яшәрмен
Берүзем?
Бүлешмәс кайгы,шатлыкны
Бер кешем.
Булышырмын карашырга
Мин үзем, —
Кирәк миңа үз туганым
Үз ишем!

Кирәк миңа туганым!
Алып кайтып бирче,әнкәй,
Алып кайтып бирче,әткәй,
Уйный белә торганын!
(Бергә яши торганын!)

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »