Кырга барыйк

Яңгыр ява,
Кояш көлә,
Күпер сузып,
Күкне бүлә, —
Зәңгәр күккә
Күпер буйлап
Их, менәсе,
Уйнап-уйнап!

Көмеш тамчы
Җиргә төшә,
Болоннарда
Җиләк пешә, —
Сулап, сулап
Җиләк исе
Болыннарда
Их,йөрисе!

Кояш күктә
Күпер төзеп,
Җиләк тезеп.
Безне көтә, —
Әткәй, Әнкәй,
Кырга барып,
Йөреп кайтыйк
Яллар алып!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (5 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »