Яз килә, яз көлә!

Гөрләвек, гөрләвек
Җырлап ага урамнан.
Арынган, арынган
Җирләр карлы юрганнан.

Яз килә,
Яз килә, —
Ак карлар эреп беткән.
Яз көлә,
Яз көлә, —
Кояш елмая күктән.

Көймәләр, көймәләр
Узышабыз йөздереп.
Сыерчык, сыерчык
Сайрап тора өздереп.

Яз килә,
Яз килә, —
Ак карлар эреп беткән.
Яз көлә,
Яз көлә, —
Кояш елмая күктән.

Йокыдан, йөкыдан
Җир уяна яз килгәч.
Урамга ашыгам
Тәрәзәдән яз килгәч.

Яз килә,
Яз килә, —
Ак карлар эреп беткән.
Яз көлә,
Яз көлә, —
Кояш елмая күктән.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »