Әйдә әле, Кыш бабай!

Әйдә әле, Кыш бабай,
Барыйк урманга
Әйдә әле, Кыш бабай
Барыйк кырларга.
Чыршыларның өстенә
Йолдызлар сибик,
Кошларның,җәнлекләрнең
Хәллзрен белик.

Әйдә әле, Кыш бабай
Чыгыйк урамга:
Балалар өшемиме
Карда, буранда?
Өләшик бүләкләрне
Бар балага да
Бик ерак авылларда
Һәм калаларда

Әйдә, гел бәхет кенә
Син өлеш әле.
Кипсен җирнең йөзендә
Кайгы яшләре.
Әти, әни янында
Үссен балалар
Тыныч кына яшәсен
Авыл, калалар.

Әйдә әле дусларны
Җитәкләп алыйк,
Кешеләр йөрәгенә
Ачкычлар табыйк.
Биик әле җир шарын
Тирәле алып:
Берүк кенә кыш бабай
Без соңга калмыйк.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »