Әнкәйгә

Чал чәчләрең тарап,
Ак яулыгым салдым
Дөньяларны тарткан
Иңнәреңә.
Синең куллар сөйсә,
Мин ышанам җирдә
Бөтен авырлыкны
Җиңәремә.

Җыерчыклар буйлап
Тере көмеш булып
Безнең өчен көеп
Яшьләр ага
Кичерегез берүк
Сезнең саф яшьләргә
Тиң була алмаса
Бала-чага.

Күзләреңнең нуры
Йөрәгемне назлый,
Яшел далалардай
Күңелең киң.
Бу дөньяда бары
Кояшның җылысы,
Айның яктылыгы
Әнкәйгә тиң.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »