Хатлар килсен

Хатлар ала туган илдә
Кемнәр көткән өметләнеп,
Хатлар килә туган илгә
Сөйгәненә егетеннән.

Сәләмнәрен җибәрәләр
Әниләргә, Әтиләргә.
Язсын исән генә булып
Хат язарга хәрбиләргә
Сәләмнәрен җибәрәләр
Әниләргә, Әтиләргә.
Язсын әйләнеп кайтарга
Хәрбиләргә.

Кәләмнәрен очлый-очлый
Яшь егетләр хатлар яза
Араларда хатлар йөрсә
Очоп кына вакыт уза.

Сәләмнәрен җибәрәләр
Әниләргә, Әтиләргә.
Язсын исән генә булып
Хат язарга хәрбиләргә
Сәләмнәрен җибәрәләр
Әниләргә, Әтиләргә.
Язсын әйләнеп кайтарга
Хәрбиләргә.

Ил чигеннән, ут эченнән
Туган җиргә килсен хатлар.
Исән йөреп шатлык белән
Өйгә кайтсыннар солдатлар.

Сәләмнәрен җибәрәләр
Әниләргә, Әтиләргә.
Язсын исән генә булып
Хат язарга хәрбиләргә
Сәләмнәрен җибәрәләр
Әниләргә, Әтиләргә.
Язсын әйләнеп кайтарга
Хәрбиләргә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »