Мамык карлар

Мамык карлар оча җилләрдә
Җәйләремдә кышлар килгән мени
Мамык карлар оча тирәктән
Күңелемә болыт кунган мени —
Сагышларым тама йөрәктән(2)

Җәйгә килеп кышлар адашкандай
Мин адаштым чит-ят җирләрдә.
Сокландырып чакыралар кебек:
Мамык карлар оча җилләрдә

Туган җирнең шаян табигате
Эссе җәйдә буран уйната.
Кышларымны,ап-ак карларымны
Сагындыра һаман, уйлата(2)

Җәйгә килеп кышлар адашкандай
Мин адаштым чит-ят җирләрдә.
Сокландырып чакыралар кебек:
Мамык карлар оча җилләрдә

Торган җирдә туган җирләр газиз
Сагындыра хәттә карлары.
Адашкан кош булып гомер узган
Ике арадакалган зарлары.

Җәйгә килеп кышлар адашкандай
Мин адаштым чит-ят җирләрдә.
Сокландырып чакыралар кебек:
Мамык карлар оча җилләрдә

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »