Ярата, яратмый … (Ак чәчәк)

Яз. Болын.
Болында ике пар эз кала.
Сөюгә сокланып ничәмә күз кала.
Чәү…
Теге эзләр бит
Туҡтады шушында, шушында.
Ак чәчәк тирбәлә,
Тирбәлә аяклар очында.

Тагы яз.
Болында тик ялгыз эз кала.
Эз калган урында гайбәткә сүз кала.
Юк булмас шикелле сөюнең азагы, азагы.
Йомылды чәчәкнең,
Чәчәкнең оялчан кабагы.

Ак чәчәк таҗларын
Өзә кыз ямь тапмый, ямь тапмый.
Ярата, яратмый…
Ярата, яратмый…
Ярата, яратмый…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »