Мин сине яратмас идем (икенче вариант)

Мин сине яратмас идем,
Син аңа лаек түгел.
Тик нишләргә сине күргәч,
Уйларым аек түгел.

Мин сине яратмас идем,
Яратмас идем.

Мин сине яратмас идем,
Яратмый түзә алсам.
Иртәгә таң атар дигән
Өметне өзә алсам.

Мин сине яратмас идем,
Яратмас идем.

Мин сине яратмас идем,
Үземнән качып булса.
Йөрәк ишеген башкага
Мәҗбури ачып булса.

Мин сине яратмас идем,
Яратмас идем.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар « »