Алмагачым ак чәчәкле

Алмагачым ак чәчәкле
Көтерсеңме алмасын?
Ак чәчәкле мәхәббәтем
Үкенечкә калмасын!

Күңелемдә уйный нурлар,
Ярсый-ярсый ага сулар.
Күгәрченнәрдәй гөрләшеп,
Яз килә, кояш көлә.
Ак чәчәкле бу дөнъяда
Яши мәхәббәт кенә!

Сандугачның моңын ала
Күңелләрне тирбәтә.
Әллә сайрый алмагачта,
Әллә минем йөрәктә!

Күңелемдә уйный нурлар,
Ярсый-ярсый ага сулар.
Күгәрченнәрдәй гөрләшеп,
Яз килә, кояш көлә.
Ак чәчәкле бу дөнъяда
Яши мәхәббәт кенә!

Алмагачым ак чәчәкле,
Чәчәгеннән бал тама.
Мәхәббәтсез яшәрмен, дип,
Яшьлегеңне алдама.

Күңелемдә уйный нурлар,
Ярсый-ярсый ага сулар.
Күгәрченнәрдәй гөрләшеп,
Яз килә, кояш көлә.
Ак чәчәкле бу дөнъяда
Яши мәхәббәт кенә!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (2 голоса)
« »