Әйдә әле, бер җырлыйк әле,
Моң бар чакта күңелдә.
Ярсу хисләр, ярдан ашып,
Күңелләрдән түгелә.
Уйна гармун, чиртсен кыллар,
Яңгырасын яңа җыр!
Җырлый — җырлый яшәгәндә,
Бар дөнъялар яңарыр.
Җырлыйк әле без шатланганда,
Шатлык үссен тавышка;
Үзәкләрдән сызылсын җыр,
Салган чакта сагышка.
Уйна гармун, чиртсен кыллар,
Яңгырасын яңа җыр!
Җырлый — җырлый яшәгәндә,
Бар дөнъялар яңарыр.
Исә җилләр, үтә еллар,
Җырга җырлар кушыла.
Җыр кагылса, бу йөрәкләр
Канатланыр кош булса.
Уйна гармун, чиртсен кыллар,
Яңгырасын яңа җыр!
Җырлый — җырлый яшәгәндә,
Бар дөнъялар яңарыр.
Туган илнең киңлекләрен
Без җыр булып гизәбез.
Җырлап яшәп, җиребезне
Яңартырга килгәнбез.
Уйна гармун, чиртсен кыллар,
Яңгырасын яңа җыр!
Җырлый — җырлый яшәгәндә,
Бар дөнъялар яңарыр.