Ромашкалар бүләк иттең

Бүләк иттең ап-ак ромашкалар
Ап-ак карлар яуган бер көнне.
Алар миңа чалт кояшлы җәйне
Алып килгән кебек күренде.

Йә куанып нидер сөйли алар,
Йә елмаеп ак нур сибәләр.
Берчә миңа моңсу гына карап,
Борчылуы уйга күмәләр.

Ап-ак өметләргә җитәр өчен,
Ак хыялдан юллар ярабыз.
Ромашкалар, ап-ак ромашкалар,
Ак бәхәтләр генә юрагыз.
Гел бәхетләр генә юрагыз.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »