Сагыну җыры (алтынчы вариант)

Категория: көе сүзләре

Ашыгып үтсә дә көннәрем,
Озын шул, бик озын төннәрем.
Киттең син, син киттең еракка,
Әйләндең тик өмет сагышка.

Бу гомер — туктамый аккан су,
Агымда — ялгызың ямансу.
Кайт инде, тиз килер тагы кыш,
Очалмас еракка ялгыз кош.

Алда да гел барса эшләрем,
Беткәндәй кай вакыт көчләрем.
Хат язам, ут янам кичләрен,
Хатларга сыймас шул хисләрем.

Бу гомер — туктамый аккан су,
Агымда — ялгызың ямансу.
Кайт инде, тиз килер тагы кыш,
Очалмас еракка ялгыз кош.

Уйланмас чакта да уйланам,
Өзелмәс моң булып моңланам,
Киттең син, син киттең еракка,
Әйләндең тик өмет сагышка.

Бу гомер — туктамый аккан су,
Агымда — ялгызың ямансу.
Кайт инде, тиз килер тагы кыш,
Очалмас еракка ялгыз кош.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.3 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »